Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Татарстанда 5 майдан 20 сенә кадәр янгынга каршы махсус режим дәвам итә, аны үтәмәүчеләргә штрафлар каралган

Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев хәбәр иткәнчә, Татарстан Министрлар Кабинетының 2016 елның 28 апрелендәге 255 нче карары нигезендә, республика территориясендә 5 майдан 20 сенә кадәр янгынга каршы махсус режим дәвам итә.

Әлеге режим барышында кипкән үлән һәм чүп яндыру, ачык учакта ризык әзерләү, урман яну куркынычы булган торак пункт территорияләрендә, шулай ук урман белән чиктәш дача һәм бакча участокларында, торфлы урыннарда, балалар өчен сәламәтләндерү лагерьләрендә пиротехник эшләнмәләр куллану һәм учак ягу тыела.
Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар салына: гражданнарга - ике меңнән алып дүрт меңгә кадәр, вазифаи затларга - 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затларга - 400 меңнән 500 меңгә кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев