Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбычта “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы булды

Чынга ашмас, мәгънәсез әйбер уйлап табарга тырышучы кешегә, шаярту катыш, "велосипед уйлап тапканнар инде" дип әйтеп кую гадәте бар. Әйе, велосипедны 1814 елда немец бароны Карл фон Дреза уйлап тапкан. Алай гынамы соң, велосипед белән нинди генә ярышлар уздырылмый да, нинди генә максатларда кулланылмый ул хәзер. Иң мөһиме, юлда велосипед...

Әле күптән түгел генә, Кайбычта 17 мәктәп командасы катнашында районның 25 еллык юбилеена һәм ЮХИДИ хезмәте оешуның 80 еллыгына багышланган "Куркынычсыз тәгәрмәч" ярышы узды. Аны мәгариф бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлегенең район инспекциясе бергәләп оештырган иде. Һәр мәктәптән дүртәр кешелек команда килгән - ике кыз һәм ике егет. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары тантаналы линейкада мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершинның фатихасын алганнан соң, ярышларга таралдылар.
Әлбәттә инде, авылда үскән һәркемнең яшел чирәм өстеннән велосипедка утырып җилдергәне бар ла ул! Ә бу ярышта сынаулар күп төрле: каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрү, эрудитлар турниры, юл-транспорт һәлакәте вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтү, мәдәни конкурс һәм юл йөрү кагыйдәләрен әйбәт белергә кирәк! Велосипедлары янында мәш килүче Федоровское укучылары белән аралашам.
- Велосипедта җиде яшемнән йөри башладым. Ярышка килгәнче безгә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр. Шуңа да монда сорауларга җавап табасы авыр булмады, - ди Карина Бутрова.
Бәрлебашыннан килгән егет-кызларга велосипедта уза торган сынаулар җиңел бирелгән, теоретик сораулар катлаулы булды, күбрәк укырга кирәк, диләр. Иртән башланган ярыш, шактый озакка сузылган кебек тоелса да, аның бер генә мизгеле дә бушка узмады дип уйлыйм. Кемдер теория тапшырды, кемдер йөрү осталыгын күрсәтте. Шул арада өстәмә белемнәр дә туплана барды. Һәм менә, барлык балларны санап, нәтиҗә чыгарыр, җиңүчеләрне билгеләү вакыты да җитте. Бүләккә велосипед булачагын алданрак белгәнгә күрә, ярыш нәтиҗәләрен мин дә аерым бер дулкынлану белән көттем. Велосипед ярышыннан кем велосипед белән кайтып китәр, кемгә мондый бәхет елмаер?!
Ярыш җиңүчеләрен сезнең белән дә таныштырабыз. Командалар арасында: Мәлки - беренче, Олы Урсак - икенче, Олы Подберезье мәктәбе өченче урынга чык­ты. Малайлар арасында Мәлкидән Роман Бичарин - беренче, Борындыктан Данияр Гарәфиев - икенче, Олы Подберезьедан Иван Устимов өченче урын алды. Кызлардан Олы Урсактан Алинә Мифтахова - беренче, Мәлкидән Милана Горшкова - икенче, Олы Урсактан Фирүзә Газиева өченче урыннарга лаек булды. Командаларга, укучыларга, укытучыларга истәлекле бүләкләр тапшыр­дылар. Ә велосипед Олы Урсак мәктәбенә кайтып китте.
Юлда велосипедлар ватылмасын, имин йөрик, һәрбарчабыз да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев