Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбыч районында «Daewoo Matiz» катнашындагы юл һәлакәтендә балаларның гомерен кресло һәм каешлар коткарган

Узган якшәмбедә "Уланово-Каратун" юлының Бортас авылы янындагы 27 нче чакрымында «Daewoo Matiz» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне боза. Нәтиҗәдә, машина юл читенә төшеп каплана.

Бәхеткә, ул үзе дә, салондагы өч пассажир да исән кала. Машина хуҗасы тән җәрәхәтләре алган, пассажирларга артык зыян килмәгән. Ике бала махсус креслода булган һәм куркынычсызлык каешлары да эләктерелгән. Әлеге юл һәлакәте буенча хәзер тикшерү алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында “DeoMatis” катнашындагы юл һәлакәте

2
X