Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбычта томан һәм бозлавык аркасында юл һәлакәте булды

26 ноябрьдә якынча төнге 23.00 сәгатьтә "Кайбыч - Камыллы" автотрассасының 27 нче чыкрымында, Мәлки авылына барып җиткәнче, "Лада Калина" автомобиле юл читенә барып төшкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобиль механик зыян ала. Бәхеткә, шофер да, пассажир да куркынычсызлык каешын эләктергән була, шуңа да зыян күрүчеләр юк.

"Кайбыч" полиция бүлекчәсенең ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов сүзләренә караганда, юл- транспорт һәлакәтенең сәбәбе - шоферның куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлек сайламавында. Томан һәм бозлавык та комачаулаган.

- Һава шартларының начар булуы сәбәпле, аварияләр куркынычы арта. Күпчелек шоферлар җәйге шиналарын кышкыга алыштырмаган. Юл кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә. Шоферлар үзләренең һәм пассажирларының иминлеге турында кайгыртырга тиеш. ЮХИДИ хезмәткәрләре шоферларга юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөмкин кадәр игътибарлырак булырга чакыра, - ди полиция хезмәт­кәре.

- Ноябрьнең соңгы көннәрендә республикада эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли. Болар барысы да гражданнарның иминлеге һәм тынычлыгы өчен эшләнә. Шоферлар акыллы киңәшләргә колак салса, начар булмас иде, мондый һава шартларында, күз күреме начар булганда югары тизлектә йөрмәсәләр иде, - дип саный шофер Ирек Гыйматдинов.

- Барыбызны да өйдә якыннарыбыз көтә. Шуңа да транспорт чарасында юлга чыкканчы, һәркем алар турында уйласын иде. Янәшәгездә, пассажир урынында утыручыларга, сезнең кебек үк юлда йөрүчеләргә игътибар һәм хөрмәт күрсәтегез, шул вакытта фаҗигаләрне булдырмый калдырырга мөмкин, - ди Кайбыч электр элемтәсенең "Газель" автомобиле шоферы Дамир Зиннәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта томан һәм бозлавык аркасында юл һәлакәте булды