Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

“Кайбыч” полиция бүлекчәсендә узган ел барлыгы 87 җинаять теркәлгән

2013 ел нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге үз категориясендәге бүлекләр арасында җиденче урында тора. "Кайбыч" полиция бүлекчәсендә узган ел барлыгы 87 җинаять теркәлгән. Бу 2012 елгыдан 18гә кимрәк. Әлеге һәм башка мәгълүматлар 15 гыйнварда полиция бүлекчәсендә узган елгы эш нәтиҗәләре буенча үткән җыелышта яңгырады.

Полиция бүлекчәсе начальнигы Рушан Хуҗин чыгышыннан күренгәнчә, хокук сакчылары районда иминлекне тәэмин итү юнәлешендә зур эш башкара. Җинаятьләрне кайнар эздән ачу - иң төп бурычларының берсе. Чит кеше милкенә кул сузган кайбер кешеләрнең шәхесен ачыклый алмаулары турында да әйтеп уздылар. Ел дәвамында аеруча авыр җинаятьләр саны кимегән. Җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган 800 дән артык кеше тоткарланган. Полиция хезмәткәрләренең җәмәгатьчелек тәртибен саклауга керткән өлеше шушы санда да ачык чагыла. Әлеге җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.

- "Кайбыч" полициясе хезмәткәрләре үз аларына куелган бурычны намус белән үти. Мин сезнең эшчәнлектән канәгать,- диде ул. - Район җитәкчелеге хокук сакчыларына уңай шартлар тудыруга зур игьтибар бирә. Узган ел полициянең участок уполномоченныйларына полиция терәк пункты белән берләштерелгән ике йорт файдалануга тапшырылды. Хокук сакчыларына җинаятьләрне ачу белән беррәттән экстремизм, террорчылыкны кисәтү буенча да профилактик эш алып бару зарур. Бу - җәмгыятьне борчучы иң зур проблема.

"Апас" муниципальара бүлеге начальнигы Рамил Хәбибуллин полиция хезмәткәрләре эшчәнлегенә уңай бәя бирүе, һәряклап ярдәм итүе өчен район башлыгына рәхмәтен белдерде. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы инспекциясе начальнигы урынбасары Айрат Мусин, судья Илфар Баһавиев, район прокуроры ярдәмчесе Василий Макаров хокук сакчыларына теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Авыл җирлекләре башлыклары, халык белән тыгыз элемтәдә торып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була, дигән фикер кызыл җеп булып ятты.

- Кайбыч районы артык зур булмаса да, биредә дә эш җитәрлек. Гомуми нәтиҗәләргә кадрлар җитмәве йогынты ясый. Шуңа күрә эчке эшләр бүлеген үзебезнең районга кире кайтарасы иде, - диде эчке эшләр хезмәте ветераны Ленар Закиров министрлык вәкиленә мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч” полиция бүлекчәсендә узган ел барлыгы 87 җинаять теркәлгән