Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбычта узган “Россиянең чаңгы юллары”нда тәмле карабодай боткасы белән дә сыйладылар

Кайбычта узган "Россиянең чаңгы юллары" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында елдан-ел күбрәк кеше катнашуы күзәтелә. Быелгысы Кайбычның 25 еллык тарихында беренче тапкыр иң күп катнашучы старт алган чаңгы ярышы булгандыр. Укытучылар, врачлар, янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, укучылар, пенсионерлар, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, муниципаль хезмәткәрләр - барысы...

Кышкы күлмәген кигән Сабантуй мәйданы чаңгы эзләреннән сырланып беткән. Ярыш әле сәгать унбердә генә башланасы булса да, кайберәүләр инде сәгать унда ук мәйданга килеп җиткән иде. Ярышны оештыручылар да бик тырышкан: мәйданны менә дигән һава торышы, кояшлы көн һәм шәп кәеф белән тутырып куйганнар! Якында гына музыка яңгырый, ул гүя һәркемне кышның рәхәт бер бәйрәме - чаңгы ярышына дәшә сыман. Сизелеп тора, һәркем эчке бер дулкынлану белән стартка басарга әзерләнә, номерларын бәйли, күңелләрне ярыш халәте кымырҗыта. Арабыздагы иң нәни чаңгычы Җәмил Хәйретдиновка бары тик дүрт яшь, ә иң олысы - Альберт Ярхәмовка 77 яшь!
- Җәмил балалар бакчасына йөри, чаңгыга тәүге кат күптән түгел, кышкы каникул көннәрендә генә басты, - ди яшь спортчының әнисе Алинә Хәйретдинова. - Мөмкинлек булуга, чаңгыга басабыз, Аллага шөкер, кызым Зәлинәнең дә, ике улымның да чаңгылары бар. Монда да бөтен гаиләбез белән килдек. Улыбыз Җәмил әле кечкенә дип, чаңгыларын алып тормаган идек, ләкин безнең чабыр­га җыенганны күреп, ул да үзенең ярышта катнашу теләген белдерде. Яңадан кайтып, чаңгыларны алып килергә туры килде. Беренче медаленә бик сөенде бала - хәтта кулыннан да төшерми. Шушы бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә!
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Юрий Михайлов игълан иткәнчә, бу кышта оешма хезмәткәрләре, мәктәп балалары, пенсионерлар катнашында 20 ярыш уздырылган. "Бүген монда районыбызның авыл җирлекләре башлыклары да, мәктәп директорлары да килде. Чаңгы эстафетасын аларга тапшырабыз. Бу чара һәр авылга барып җитәр дип ышанабыз", - диде ул.
Ярыштагы беренчелекне, нәкъ көзге "Милләтләр кроссы"ндагы кебек үк, Кайбыч янгын сүндерү часте җитәкчесе Дамир Ибраһимов яулады. Пьедесталның икенче һәм өченче урынында полиция хезмәткәрләре Фәннүр Хикмәтуллин һәм Евгений Медов басып торды. Җиңүчегә уңышка ирешергә нәрсә ярдәм иткән соң? Әйдәгез үзеннән сорап карыйк әле.
- Безнең коллективта спортка һәрвакыт аерым игътибар бирелә, - диде Дамир. - Менә бүген дә барыбыз да диярлек ярышта. Һәр пәнҗешәмбедә "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексына барабыз, футбол һәм волейбол уйныйбыз, тренажер залына йөрибез, бассейнда йөзәбез. Җитәкче һәрвакыт үзе башкаларга үрнәк булыр­га тиеш, шул вакытта гына аның артыннан башкалар да тартылачак. Мин чаңгыда төшке ял вакытында да йөреп керергә өлгерәм. Әлегә гаиләм булмау сәбәпле, спорт белән шөгыльләнергә шактый вакытым кала.
Әлбәттә инде, монда эш гаиләдә генә түгел. Гадәттә, Дамир кебекләр олыгайган көнендә дә һәрвакыт актив һәм сәламәт булалар. Котлау вакытында район башлыгы Дамир турында уңай фикерләрен әйтте: "Яхшы җитәкче - ул яхшы спортчы да!"
Альберт Рәхмәтуллин ярышта катнашучыларга исәнлек-саулык теләде һәм безнең районда спортка зур игътибар бирелүен билгеләп үтте:
- Бер ел элек бассейны да булган "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы ачылды, ике ел инде "Кайбыч" боз мәйданы эшләп килә, тагын бик күп спорт мәйданчыклары бар бездә. Кайбычта яшәүчеләрнең елдан-ел спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләре арта бара. Моның нәтиҗәсе - спортта ирешкән уңышларыбыз, җиңүләребез дә шактый. Ул хоккейчыларыбызны да зур җиңүләре белән котлап узды. Алар бу көнне Сабадан килгән "Тимерхан" командасы белән уйнадылар һәм 10:0 исәбе белән җиңүгә ирешкән!
Чаңгы ярышына килүчеләрне күңелле күренеш көтә иде: биредә һәркемгә җитәрлек итеп тәмле карабодай боткасы һәм кайнар чәй әзерләгәннәр! Саф һавада тамак ача ул, шуңа беркем дә мондый тәмле күчтәнәчтән баш тартмагандыр.
Ярышта катнашкан иң олы чаңгычы янына да бармый түзә алмадым. Ул - Альберт Ярхәмов. Мондый көннәрдә дә бу мәйданда еш очратам мин аны. "Чаңгыга басканыма ун еллап бар, яшь чакта Сабантуйда йөгерү буенча ярышта беренчелекне бирми идем, - дип сөйләп китте ул. - Бу сезонда чаңгыда кырыктан артык тапкыр чыкканмындыр инде. Көненә уртача биш чакрымны урап керәм. Чаңгы шуу - ул минем үз-үземне җиңүгә тиң. Чөнки чыкмыйм дисәң, җилме, буранмы, салкынмы - һәрвакыт берәр сәбәп табыла ул.
Альберт Ярхәмов иң олы яшьтәге катнашучы буларак, ярышның махсус медаленә дә ия булды. Пенсионерлар арасында җиңүче һәм ярышның ачышы булып Турминскийдан Николай Бугульминский билгеләнде. Якташыбыз гомер буе Казанда яшәгән, һөнәре буенча - машина йөртүче. Чаңгы ярышы буласын белгәч тә, ул үз теләге белән район үзәгенә килгән. "Мин сәламәт яшәү рәвеше алып барам, футбол, волейбол уйнарга, йөзәргә яратам," - дип, үзенең яшәү рәвеше турында сөйләде 61 яшьлек җиңүче.
Чаңгы ярышы әле озак дәвам итте. Җиңүчеләрне медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Миңа калса, "Россиянең чаңгы юллары" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышының иң зур казанышы ул - катнашучыларның шат елмаюы һәм шәп кәефе иде. Спорт белән шөгыльләнү - тормыш рәвеше булыр, ә чаңгы ярышларында катнашу матур бер гадәткә әйләнер, дип ышанып кала оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта узган “Россиянең чаңгы юллары”нда тәмле карабодай боткасы белән дә сыйладылар