Спорт
Мәйданнарда сынала батыр егетләр көче
Халкыбызның йөзек кашы булган Сабантуен милли көрәштән башка күз алдына да китереп булмый.
Келәмдә иң элек мәктәп укучылары бил алышты. Үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган, призлы урыннарга чыгучылар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулыннан бүләкләр алды. Баш батыр булып, узган ел да җиңү яулаган Раил Фәсхетдинов калды.
Яшьләр арасында абсолют батыр булып - Кошман авылы егете Алмаз Закиров. Батырларга традицион бүләк- тәкәдән кала да саллы бүләкләр бирелде. Милли көрәштә бил алышып та призлы урынга чыга алмаган егетләргә шәхси эшмәкәр Фирзәр Миңнуллин спонсор буларак бүләкләр таратты.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев