Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ана теле бер булыр

    Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең яшәешебез рәвешенә әйләнә. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә-тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм...

    Һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора. Туган тел халыкның тарихын, рухын, ерак гасырлардан буыннан-буынга килүче гореф-гадәтләрне чагылдыра. Ул җитди һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек, һәрьяклап сакланырга һәм үсәргә тиешле зур хәзинә. Сабый чактан алып олыгайганчыга кадәр туган телгә мәхәббәт, аның аһәңе белән хозурлану, мәдәният җәүһәрләренең кадерен белү мөһим. Дуслык белән дан тоткан Татарстаныбызда йөздән артык милләт вәкиле яши. Мондый төрлелек республикабызга кабатланмас милли төсмер өсти. Татарстанда яшәүче халыклар арасында күпгасырлык аңлашу һәм хөрмәт традицияләре, туганлык һәм татулык хөкем сөрә. Татарстан Республикасы Президенты, Парламенты һәм Хөкү­мәтенең тел өлкәсендә алып бара торган нигезле сәясәте республикада дәүләт милли сәясәтенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Ул ватандашларыбызның туган телне саклау һәм үстерү буенча сәяси һәм гражданлык хокукларын тәэмин итү турында Төп закон нормаларының һичшиксез үтәлүенә нигезләнә.
    Татарстанда законнар белән дә, гамәлдә дә һәр кешенең үз туган телен белү һәм туган телдә ирекле аралашу, мәдәният хәзинәләре белән таныш булу, үз халкыңның тарихын өйрәнү хокукый яктан тәэмин ителгән.
    Татар теленә аңлы мөнәсәбәт булдыру буенча даими эш алып бару, үз халкыңның тарихы, мәдәнияте, көнкүреше белән горурлану тәрбияләүне нинди юллар белән эшләргә соң?

    Безнең мәктәптә төрле милләт балалары укый. Алар арасында рус, татар, чуаш, кыргыз, украин милләтеннән булган балалар да бар. Беренче сыйныфтан башлап ике дәүләт телен - рус һәм татар телләрен укытабыз.

    Рус мәктәбендә татар теле дәресләрен теләп, яратып өйрәнәбез. Мәк­тәп, район, республикакүләм чараларда актив катнашабыз, татарча тапшырулар карыйбыз, газета-журналлар укыйбыз. Язучыларыбызга, туган телебезгә багышлап стен­газеталар чыгарабыз, язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерәбез,шигырь бәйгеләре уздырабыз,татарча спектакльләр карарга йөрибез. Татарча җырлыйбыз, сөйлибез, уйныйбыз, уйлыйбыз. Һәр ел­ны мәктәп күләмендә зур бәйрәм "Дуслык фестивале" уздырыла. Әлеге бәй­рәмдә татарча җырлар,шигырьләр, биюләр куела. Рус милләтеннән булган балаларның татар милли киемнәрен киеп сәхнәгә чыгуы, чыгыш ясаулары безнең өчен зур сөенеч. Кече Мәме егете Игорь Федотов 10 нчы сыйныфта укый. Ул татар балалары белән "Туган як"җырын башкарып, безгә искиткеч рәхәтлек бирде. Рус милләтле кызлар күбәләктәй очып татар халык биюләрен биеде, татарча матур шигырьләр сөйләде. Шулай ук әтиләрне котлаганда да, әниләрне котлап та концертларда балалар татарча чыгыш ясыйлар. Картлар йортына менгәч тә, Харис абый кебек бабайларыбыз татарча сөйләшкән балаларыбызны күреп сөенә. Мин үзем 11 нче сыйныфның сыйныф җитәкчесе. Сыйныфымда 8 татар баласы, 4 татар, 3 чуаш, 1 кыргыз кызы укый. Шундый бәйгеләрдә алар рәхәтләнеп катнашалар. Ата-аналар да балаларның тырышып төрле бәйгеләрдә катнашуына шат. Казан шәһәренә барып кыргыз милли киемен алып кайтуы белән Нурперинең әнисе һәркемне гаҗәпләндерде. «Кирәк бит,ул бит үз милләтенең киемен кияргә тиеш»,- ди Айнизә ханым елмаеп. Әлбәттә, балалар укуда да бик тырышып татар телен өйрәнәләр. Быелгы уку елында республика кү­ләмендә уздырылган татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнаштык. 11 нче сыйныф укучылары Анастасия Ситнова, Энҗе Гыйбадуллина, 10 нчы сыйныф укчысы Федотов Игорь, 9 нчы сыйныф укучысы Моисеев Вадим быел олимпиадада катнашты.

    - Икенче елга ничек тә өскә"үрмәләргә" кирәк,моның өчен бөтен тырышлыгымны куячакмын,-ди Вадим. Менә иң кирәклесе шул инде аның, Вадим кебек уку өчен янып торучылар күбрәк булсын, дип горурланып куям. Беренче тапкыр катнашып, рус баласының татар телен өйрәнүгә омтылышы - зур күрсәткеч. Шундый баларыбыз булганда татар телебез бетмәс, диясе генә кала.

    21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Бу көн һәркайсыбызга үзебезне туган халкыбызның бер өлеше итеп тою мөмкинлеген бирә торган бәйрәм. Тел - бар милләт вәкилләрен берләштерә торган, бербөтен итә торган ышанычлы корал ул. Газиз әниләребезнең бишек җыры яңгыраган, дөньяга иң беренче авыз салган һәм аны танып белергә өйрәткән тел! Туган телне саклау, аның сафлыгы өчен көрәшү һәркемнең изге бурычы.

    Даими рәвештә балалар бакчасында да,мәктәптә дә, урамда да,өйдә дә телебез өчен көрәшик. Шул очракта гына татар теле югалмас.

    Һәр милләтнең үсеше өчен уңай шартлар тудырып, бер-беренең телен, мәдәниятен өйрәнеп, танып, хөрмәт итеп яшик.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: