Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Чәчкабның күренекле уллары яки кем ул Шәйхулла Алкин?

    Иске Чәчкаб авылының ике кешесе Татар Энциклопедик сүзлеккә кертелгән.

    (Татарский энциклопедический словарь. Казань Институт энциклопедии АН РТ 1999г. 27 нче бит).

    Берсе аның атаклы мулла Габделлатыйф Алкин, икенчесе аның оныгы Шәй­хулла Сибгатулла улы Алкин.

    Метрика язмаларына караганда, Шәйхулла Сибгатулла улы Алкин 1893 елның 15 августында Казанда туган. Кайбер чыганакларда аның Казан губернасыдагы Свияжск өязенең Иске Чәчкаб авы­лында тууы да күрсә­телә. Шәйхулланың әтисе Габделлатыйф Алкин судсыз-нисез кулга алынып, Себергә озатылганнан соң, Сибгатулла Алкин озак вакыт Казанда яшә­сә дә, 1898 елларда Иске Чәчкабта яңа мәчет тө­зегәндә оештыру эшләрен башкара. Хәзерге вакытта ул мәчет сакланган.

    1900-1901 елларда Шәй­хулла Алкин мәдрәсәгә укырга бирелә. Биш ел мәдрәсәдә белем алганнан соң, Казан коммерция училищесына укырга керә (1905 ел - 1913 ел май). Училищены уңышлы тә­мамлап, хәрби хез­мәттән азат ителгәч, 1913 елның көзендә үтенеч язып, Мәскәү коммерция институтының икътисад бүлегенә кабул ителә.

    Казанда яшәгән чорда Шәйхулла Алкин татар вакытлы матбугаты бе­лән хезмәттәшлек итә башлый. 1913-1914 елларда "Ак юл" журналында аның балаларга багышланган беренче хи­кәя­ләре, фәнни-популяр мә­каләләре, рус классик язучыларының тәрҗемә ителгән әсәрләре бастырыла.

    Мәскәүгә күчкәч, татар матбугаты белән элемтәсен өзми. Аның язмалары "Ил" гәҗитендә күренә башлый. Мәскәүдә укыган чорда Шәйхулла Алкин иҗтимагый тормыштан читтә калмый. Бу елларда коммерция институты каршында "Студент-мө­селманнарга үзара яр­дәм­ләшү" түгәрәге оештырыла, идарә рәисе итеп Ш.Алкин сайлана.

    Февраль инкыйлабыннан соң, Мәскәүдә 1917 ел­ның маенда Рәсәйдә беренче гомуммөселман корылтае оештырыла. IV курс студенты Шәйхулла Алкин Кәрим Сәгитов бе­лән бергә "Ил" гәҗите битләрендә шул корылтайның эшен яктырта. Шул елның җәендә Казанда 2 нче Бөтенрәсәй гомуммөселман корылтае турында турында татар җәмгыятьчелегенә җиткерә. Бу корылтайда Ш.Алкин Мил­ли Шураның финанс комиссиясенә, Садри Мак­суди җи­тәкләгән милли-мәдәни автономиясенең нигезләрен эшләү коллегиясенә сайлана. Шул вакыттан Шәйхулла Алкинның язмышы милли хәрәкәт бе­лән тыгыз бәйләнеп китә.

    1917 нче елның августында Ш.Алкин, башка коллегия әгзалары белән Милли Мәҗлес чакыруын оештыру эшләрендә катнашу өчен, Уфага күчеп китә.

    Иҗтимагый тормыш тулысынча үзенә җәлеп итә. Шәйхулла уку йортына барып, 5 курска үтенеч бир­мәү сәбәпле, институтта укудан азат ителә. Бу вакытта Уфа мөселманнары арасыннан делегат булып сайланып, эчке Рә­сәй һәм Себер тө­рек-татар Милли Мәҗлесе уты­­рышында катнаша.

    Милли Мәҗлес 1917 ел­ның 20 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына ка­дәр эш­лә­гән дәвердә кабул иткән мө­һим карарлар арасында "Милли-мәдәни автономия" нигезләрен раслау һәм "Идел-Урал штатын" игълан итү була. Ш.Алкин җыелышның беренче кө­неннән үк "Төрекчеләр" фракциясенә керә, аның төп игътибары финанс комиссиясе эшенә юнәлтелә.

    1918 елның 7 гыйнварында Милли Мәҗлеснең соңгы утырышларының берсендә Милли Идарә сайлана. Бу орган "Милли-мәдәни автономия"не тормышка ашыру максатыннан оештырыла, "мил­ли хөкүмәт" буларга тиеш була. 25 яшьлек Шәйхулла Алкин финанс министры итеп билгеләнә.

    1918 елның май аенда Ш.Алкин кабат Мәскәүгә кайтып, 29 май көнне укуны дәвам итү өчен 5 курс­ка кабул итүне, көзге сессия имтиханнарына кертүне сорап, үтенеч тап­шыра. Аңа 50 сум ак­ча түләү шарты белән 6 имтихан тоту хакы бирелеп, үтенече канәгать­лән­дерелә.

    1918 елның җәендә Уфа ак чехлар тарафыннан алына һәм апрель-май аенда таратылган милли органнар яңадан торгызыла. Бу чорда Ш.Алкин укуны читтә калдырып, милли хәрәкәт эшләренә кереп чума. 1918 елның көзендә Уфа каласы яңа­дан Советлар кулына күчә. Бу вакыйгалардан соң Комуч (Комитет членов Учредительного собрания) артыннан Милли идарә әгъзалары Г.Терегулов, Г.Исхакый, И.Биккулов һәм башка белән бергә Себергә күчеп ки­тәләр.

    Ш.Алкинның шәхси эшен­дә 1920 елның 14 августы белән даталанган тарихи документ сакланып калган. Ул үтенечтә Шәй­хулла Алкин Томск университетына күчү өчен имтиханнар тапшыру турында кайбер документларын сорап яза. Шуннан соң Шәйхулла Алкинның язмышы турында төгәл мәгълүматлар югала. Сүз дә юк, бу язма бары тик тарихи документлардан алынган коры мәгълүматларны гына күздә тота. Чынбарлыкта аның җан почмакларына үтәрлек мәгълүматлар булмаса да, никадәр дә­рәҗәдә милләтен, халкын яратып, 1917 нче елгы бу­талчык инкыйлаб чорында кабынган милли хә­рәкәт, милли дәүләт өчен яшә­гән шәхесләр йолдызлыгында якты йол­дыз булып янган Иске Чәчкаб улы булып калачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: