Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кадерле кешем

    Дөньяда иң кадерле кешеләр - әти белән әни. Әниләребез белән беррәттән безне тормыш сукмагына алып чыгучы газиз әтиләребез дә бар. Безнең өчен әтиебез - олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз һәм киңәшчебез.

    Ир-атка тормышта өч төрле бурычны үтәргә кирәк, дигән гыйбарә бар. Алар - өй салу, агач утырту һәм ир бала үс­терү. Минем әтием үз көче белән бик матур өй салып чыкты. Ул утырткан агачлар шаулап үсә. Һәм ниһаять, ул безне - ике улын тәрбияләп үстерә.

    Әтиебезнең кулыннан килмәгән эш юк. Агач эше дисеңме, тимер эше дисеңме, барысына да кулы ята. Матур кроватьлар да ясый әле ул. Безне генә түгел, авыл халкын да төрле матур өстәлләр, тәрәзәләр, гөл савытлары ясап куандыра, авылдашларына һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә, гел ярдәм итәргә тора.

    Эштән ничек кенә арып кайтса да, безнең белән уйнарга, шаярырга җай таба әтиебез. Кирәк чакта безне тәртипкә дә өйрәтә. Ике малай бит без - шаярабыз, "бәйдән дә ычкынабыз". Кая гына барса да күчтәнәчсез кайтмый. Без яратып уйный торган, үзе йөри торган машиналар, танклар - әтиебез алып кайткан уенчыклар. Әтиебез булганда безгә күңелле, рәхәт һәм тыныч.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: