Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ленар Закиров хәрби, язучы Әбрар Шамин турындагы истәлекләре белән уртаклаша

    Кайбыч ягын данлаучы күренекле якташларыбыз турында академик Рәфыйк Гарәфетдиновның "Туган җирем - Кайбычым" китабында бай мәгълүмат бирелгән. Әлеге язмамда Олы Кайбыч авылында туып-үсеп, зур дәрәҗәләргә ирешкән хәрби трибуна рәисе, полковник Әбрар Шамин турындагы хатирәләрем белән уртаклашасым килә.

    Әбрар Шамин 1912 ел­ның 20 июнендә Кайбыч авылында туган. Ул яшә­гән урам хәзер аның исемен йөртә. Шаминнар гаиләсе белән мин якыннан таныш. Әтисе Гыйләҗ абзый колхозда эшләп картайган кеше. Таза гәүдә­ле, озын буйлы иде. Чит­тә эшләгән чагында 22 потлы йөкне күтәреп ташыган. Гадилеге, кешелеклелеге белән башкалардан аерылып торды. Әбрар абый башка юлны сайлады. 1927 елда Кайбыч район халык судында эш башкаручы булып урнашты, өч елдан соң шунда секретарь. 1933 елда Үзбәкстан якларына барып чыга, Денауда эчке эшләр бүлеге секретаре, соңрак җинаятьчеләрне эзләү бүлеге уполномоченные була. Озак та узмый, Татарстанга кайтып, Минзәлә районы прокуратурасында халык тикшерүчесе вазифасына керешә. Арчада тикшерүче булып та эшли. 1935 елда язмыш җилләре аны кабат Ташкент якларына илтә. Анда да хокук саклау органнарында хез­мәт итә. Бек-Будинский районының халык судьясы итеп билгелиләр. Әбрар абыйның сәләтен, хезмәтне яратуын күреп, Үзбәкстанның Югары судына баш судья итеп алалар. 1936 елдан Югары судның, 1942 елдан Урта Азия округындагы Эчке Эшләр министрлыгыгы гаскәрләренең хәр­би трибуналы коллегиясе әгъзасы, соңрак шушы трибунал рәисе урынбасары, 1948 елдан ТАССР Эчке Эшләр министрлыгындагы, 1949 елны Урал округындагы Хәрби трибуналлар рәисе. Уралда Свердловск хәрби округы командующие маршал Жу­ков белән очраша. 1957 елдан Төркестан хәрби трибуналы рәисе. Ташкенттан Татарстанга кайткач, кабат Идел буе хәрби округының Казан горнизонына рәис итеп куялар. Бу округ биш автоном республиканы үз эченә алган. Авыруы сә­бәпле, 1967 елда отставкага китә, әмма хәрби киемнән йөрергә рөхсәт итәләр. Ул Кызыл Байрак, ике тапкыр Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм башка орден-ме­даль­ләр белән бүләкләнгән.

    Әбрар абыйның югары урыннарда эшләве аның җитәкче буларак та, юрист, юстиция полковнигы буларак та көчле шәхес булуын күрсәтә. Кайбыч авылында туып-үскән кү­ренекле кешеләр шактый гына. Ике академик, профессорлар Рәфыйк Гарәфетдинов, Назыйм Ханзаффаров, Илдар Хәй­ретдинов, шагыйрьләр­дән Рифкать Гарифуллин, Мәгъзүм Хәкимов, Шәүкәт Галиев. Милиция начальнигы, полковник Әхәт Хәлимов, подполковник Әүхәт Галимуллин икесе дә вафат инде. Авыл хуҗалыгындагы көчле җитәкчеләр Рәхим Сөнгатуллин, Фәсхетдин Ярхәмов, Гаттар Әхмәдиев, Мансур Закиров - тө­бә­гебез горурлыгы. Фронтовик-укытучылардан Сәет Закиров, Салих Баһавиев, Карл Гыйззәтуллин, Хәмия Галиева, летчиклардан Зәйнул Гарифуллин, техник фәннәр докторы Олег Чекмарев, Кәрибулла Гайнуллиннар да шулар арасында. Спортчылардан Габбас Миңнуллин штанга күтәрү буенча России чемпионы, Белоруссиидә Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры. Ул Белоруссиядә яшәде. Кайбыч Сабантуйларында да батыр калганы булды. Җырчылар, артистлардан Хәмбәл Закиров, Казан консерваториясендә укыган Сәлимулла Хәялиев та безнеке.

    Сугыш вакытында Берлинны алып, Рейхстакка җиткән Габбас Закиров- горурлыгыбыз. Ул әле узган ел гына вафат булды. Атом өлкәсендә эшләгән яшь галим Илгиз Яруллин арабыздан иртәрәк китте шул. Әлеге күренекле кешеләр арасында Әбрар Шамин да бар. 1935 елгы авыр елларда да Урта Азия янында басмачылар белән көрәшеп, шундый югары урыннарда эшләгән татар егете бит ул.

    Язучы буларак та кадерле ул без­гә. Үзбәкстанда, Урта Азиядә, Татарстанда да иҗат итә. Александр Ключаров кебек композиторлар, язу­чылар белән якыннан аралаша. Әбрар Шаминның унөч­тән артык китабы бар. "Кыр чәчәкләре", "Сагындырган сукмаклар", "Янар тауны кичкәндә", "Чәчәкле яулык"ны барыбыз да яратып укый. Кайбычның күренекле кешеләре турында киләчәк буыннар да белсен өчен музей ачарга кирәк.

    Әбрар Шамин белән мин якыннан таныш идем. Еш кайтты ул туган авылына. Район прокуроры Хәбиб Галиев, судья Фәттах Гыймадиев, райком секретаре, башкарма комитет рәи­се белән дус булды. Ул авылга кайтса, халык аны күреп калырга тырышты, киңәшләрен сорады. Бер кайтуында ул миңа: "Ленар, син мине та­бигатькә алып чык әле",- диде. Ризалаштым, машинам юк, мотоциклда бардык. Урманчы Рифкатькә урман ризыклары ә­зерләргә куштым. Юкәлектә каймаклы катык, тавык итеннән пешерелгән токмачлы шулпа бе­лән сыйландык. Табигатьне яратуын белгәч, аны башка урманнарга да алып бардым. Еш кына Гөбенәдә балык тоттык, уха пешердек. Кайбыч урманында яшь чагында йөргән кызы белән бергә утырган зур имән агачын табып миңа күр­сәтте.

    Үзе дә Казанга еш чакырды мине кунакка. Дачасында да булдым. Тальян гармунында моңлы итеп уйнап-җырлап ала торган иде. Язу өстендә күп эш­лә­де, Язучылар берлеге әгъзасы булды.

    Әбрар Шаминның гомере 1978 елда өзелде. Аны соңгы юлга озатырга да бардым. Халык күп иде. Татар зиратына җырчы Гөлсем Сөләйманова янына җирләдек. Шунда олы кешеләр мәзәкләшеп тә алды: "Гөлсемнең җырын тыңларга дип иртәрәк китте шул..."

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: