Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Телефонлы авыл

    Зур Тәрбит авылында искиткеч шатлыклы вакыйга булды. Бу хәлне беркем дә көтмәгән дә, уйламаган да иде.

    Элекке вакытта, ягъни 1950 елларга кадәр колхоз ида­рәсе конюшня территориясенә урнашты. Озын гына ике яклы бүлмәле иде. Берсендә колхоз идарәсе булса, икенче ягында ат караучылар куна. Ә авылның уртасында хәзерге мәктәп урынында авыл Советы һәм клуб иде. Боларны язуым юкка түгел, элеккеге белән бүгенге тормышны чагыштырып каравым. Авылда бары бер генә телефон, ул да авыл Советында гына иде. Бүгенге көндә безнең авыл бөтенләйгә телефон­лаш­тырылды. Телефон керт­мәгән йорт калмады. Илдар Гаффаров җитәкчелегендәге район электр элемтәсе бүлеге хезмәт­кәрләре авыл халкын телефонлы итүгә зур көч куя. Мәлки төбәгендәге элемтәчеләр Рафис Әх­мәтҗанов һәм Александр Митачкинның хезмәте барыбызның да күз алдында. Алар телефон кертү буенча армый-талмый эш­ли. Һава торышының нинди булуына карамастан, кабель сузып йөр­деләр. Узган көз аеруча җилле-яңгырлы, юеш кар­лы булды. Әмма элемтәчеләр өзеклекләргә юл куймады. Алар кебек тырыш кешеләрне ничек мактамыйсың ди инде!?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: