Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның 18нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады.
Укулар 2026 елның 3 октябрендә башланачак. Шәкертләр кыска вакытлы популяр курс дәвамында — 8 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) — намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр — түләүсез. Курсларга язылу башланды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Беренче кереш дәрес 2026 елның 3 октябрендә Нәзарәт бинасында (Габдулла Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) узачак. Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларны мөселман кешесе өчен иң төп белемнәр белән таныштырачаклар — госел һәм тәһарәт алу; намаз уку; гакыйдә; сира — Мөхәммәд пәйгамбәрнең с. г. в. тормышы; ураза тәртипләре.
Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар — ир-атлар һәм хатын-кызлар һәр атнаны шимбә көнне иртәнге сәгать 09.00дән көндезге сәгать 12.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетенә (Габдулла Тукай ур., 40) җыелачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым узачак. 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк укучыларны көтеп калабыз. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барылачак.
Соңгы дәрес — 28 ноябрьдә — ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.
Курсларда катнашу өчен шушы сылтама буенча кереп теркәлергә яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
- «Ислам. Беренче адымнар» проекты — ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.
- «Ислам. Беренче адымнар» проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Унҗиде сезон дәвамында әлеге курсларда 1900гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев