Хәбәрләр

Балалар Раштуага әзерләнә

6 гыйнварда Турминскийдагы Изге Троицк чиркәвендә балалар өчен Раштуа бәйрәме үткәрелә.

Анда Хуҗа Хәсән, Куш-Күл, Мәлки, Бәли, Олы Кайбыч, Зур Подберезьедан илледән артык бала катнашуы көтелә. Быел унынчы тапкыр үткәрелүче бәйрәмдә балалар концерт номерлары белән чыгыш ясаячак. Аларны спонсор- "Гөбенә" агрофирмасы әзерләгән бүләкләр дә көтә. Раштуа бәйрәме кичке сәгать сигездә башланып китә. Бу хакта редакциягә Надежда Анакай хәбәр итте.


Балалар Раштуага әзерләнә

Нет комментариев