Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындык мәктәбе укучысы Айзилә Абдрахманова язган “Гади дә ул, гали дә” дигән инша иң яхшысы дип табылды

    Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы районнардагы мәшгульлек үзәкләре һәм мәгариф бүлекләре белән берлектә "Киләчәккә билет" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде.

    Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруны күздә тоткан бәйгедә Кайбыч районы укучылары да актив катнашты. Алар язган иң яхшы иншалар Казанга бәйгенең икенче этабына җибәрелгән иде. Нәтиҗәдә, Борындык төп мәктәбенең дүртенче класс укучысы Айзилә Абдрахманова язган "Гади дә ул, гали дә" дигән инша иң яхшысы дип табылды. Җиңүчеләрне 20 ноябрьдә "Пирамида" күңел ачу комплексында узган "Лицейчылар балы"нда бүләкләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: