Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындык мәктәбендә капиталь ремонт бара

    Борындык мәктәбендә ремонт башлануын алдагы саннарыбызның берсендә хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә Борындыкка баргач, мәктәпкә дә сугылып чыктык.

    Биредә тулы көченә ремонт барганлыгы ерактан ук күренеп тора: тәрәзәләр пластикка алыштырылган, тышкы стеналарына алюминий профильләр беркетелгән. 1970 елда салынган бу мәктәп - райондагы иң иске мәктәпләрнең берсе. 2008 елда түбә алмаштырылганнан бирле биредә төпле ремонт булмаган. Биредә хәзерге вакытта 37 укучы белем ала. Ниһаять, бу уку йорты мәктәпләрне капиталь ремонтлауны күздә тоткан республика програмасына кертелде.

    "Ремонтны үзебезнең райондагы төзелеш фирмасының җиде бригадасы башкара. Эш куәтле бара. Мәктәп бинасының тәрәзәләре, җылыту системасы тулысынча алыштырылды. Дүрт кабинет инде тулысынча әзер. Ремонтчылар мәктәпне җәйгә төгәлләргә ышандыра, - диде уку йортының директоры Рамил Гарәфиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: