Чишмәләргә бай ягым
Хәбәрләр

Чишмәләргә бай ягым

Кайбычта чишмәләргә үзгә бер караш. Бездә аш-су әзерләгәндә краннан килгән суны кулланучыларны күрмәссең.

Әйтик, район үзәк сырхауханәсенә суны Афанасьевка авылыннан, халык телендә Завод чишмәсе дип йөртелә торган чыганактан китерәләр.

Шифалы чишмә суы бе­лән әзерләнгән ризык тәм­ле дә, сихәтле дә. Ара ерак дип тормыйлар, күп­ләр суны биредән ала. Олы Кайбыч авылының Заречная урамында яшәү­челәр моннан ары чишмә суына кытлык кичермәс. Район башлыгы үтенече буенча шәхси эшмәкәр Сөләйман Гафиятуллин чыганак башланган урынга яңа бура эшләтеп куйган. Чишмәгә кил­гәч, Альберт Рәхмәтуллин район үзә­гендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүе өчен Сөләйман Лотфуллаевичка рәхмәтен җиткерде. Алга таба су алу һәм хуҗабикәләрнең кер чайкый торган урынын да төзекләндерү күздә тотыла.


Кайбыч районы чишмәләр

Нет комментариев