Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүкри-Аланнан Фәймә һәм Гайфулла Әминовлар бәхетне ничек тапкан

    Сез бәхетле, бик бәхетле - Алтын туйга җиттегез.

    Гаилә тормышы - бер-бер артлы килгән мәшәкатьләргә, шатлык - куанычларга, авырлыкларга чорналып үтә. Шул сикәлтәле юллардан атлаганда, бер-берсен аңлап, юл куеп яшәгән гаиләләрне күреп сокланабыз, алардан үрнәк алырга омтылабыз.

    Чүкри-Алан авылыннан Фәймә һәм Гайфулла Әминовлар гаиләсе дә, бер-берсенә кирәк, терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, 50 ел гомер кичергәннәр.

    Җилдәй җитез узып киткән гомер,

    Күпме юллар сизми узылган.

    Якты хатирәләр юл буена

    Гүя маяклар күк сузылган.

    Бар гомерләрен авылда тормыш итүгә, күмәк хуҗалыкта эшләүгә багышлап, намуслы хезмәт юлы үткән алар. Тырыш хезмәтләре белән автоном Татарстан үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр.

    Әтисе сугышка киткәндә Фәймә апа 5 айлык булып кала.1942 елда Смоленск шәһәре янындагы бәрелешләрдә әтисенең үлгән хәбәре килә.

    - Мин әтиемне бер тапкыр да күрә алмадым, әниебезне 4 баласы белән - тол, безне ятим итте сугыш, - дип, авыр хатирәләрен яңарта Фәймә апа.

    Олы Урсак мәктәбендә 7 класс бетергәннән соң колхоз эшенә чыккан, борчагын да чапкан, сыер савучы булып та хезмәт куйган.

    Никадәр генә авыр, михнәтле заманалар булса да, яшьлек үзенекен итә. Чибәр булып буй җиткергән Фәймә апага күз атучы егетләр күп булган ул вакытта. Чүкри-Алан авылында туып-үскән Гайфулла абыйның да 7 классны тәмамлап, Тәтештә шоферлар курсын бетереп, эшли башлаган чагы була. Кичке уеннарда, аулак өйләрдә күрешеп, ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт бөреләнә. 1964 елда Олы Урсак авылыннан Чүкри-Аланга килен булып төшә Фәймә апа. Бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Биш бала - ике кыз, өч ир балага гомер бүләк итә алар. Бергәләп йорт җиткерәләр, каралты-кураларны яңарталар. Тырышып-тырмашып, тормыш арбасын тарталар. Гайфулла абыйның гомере юлларда үткән, дисәк тә, ялгыш булмас. 20 ел йөк машинасында, 20 ел автобуста хезмәт куя ул. Ул чаклардагы юл газапларын сөйләп, аңлатып бетереп булмый. Язгы, көзге пычракларда, кышкы бураннарда юлларда кунып калган чаклары да еш кабатлана. Барлык вак-төяк йорт мәшәкате, балалар тәрбияләү Фәймә апа өстендә була. Әле бит хуҗалык эшендә дә эшләргә кирәк. Хәзерге кебек, озаклап декрет ялларында утырмаганнар ул вакытларда.

    - Ел саен алтышар гектар шикәр чөгендере алып утадым, берәм-берәм балалар да кул арасына керә башлады, 7 ел - хат ташучы, шул ук вакытта Чүкри-Алан клубы мөдире булып та эшләдем, - ди Фәймә апа.

    2002 елда аларның капкасын кайгы җиле кага. Төнлә ут чыгып, барлык йорт-җир, гомер буе бөртекләп җыйган мал санаулы минутлар эчендә янып көлгә әйләнә. Бер кат күлмәктән урамда калалар, хәтта документларын да ала алмыйлар.

    - Кемнең кемлеге кайгы килгәндә беленә икән. Барлык авылдашлар, туганнар, тирә-күрше, колхоз җитәкчеләре ярдәм итте ул вакытта - дип искә ала Гайфулла абый. Чүкри-Алан халкы бертавыштан клуб бинасын бирергә дигән тәкъдим белән чыга. Җан биргәнгә җүн бирә, диләр. Әминовлар да, авыл халкы, җитәкчеләр, туганнар ярдәме белән, бер ел дигәндә йортлы булалар. Бүгенге көндә биш балалары да исән-сау. Барысы да гаилә корып, тормышта үз урыннарын тапканнар. Бишесе дә Казан шәһәрендә яшәп, эшләп гомер итәләр. 9 оныгы, 1 оныкчыклары бар. Ялларда бәйрәмнәрдә кияү-киленнәр, оныклар бергә җыела. Йорт тулы кеше була.

    Үзләре кабызган шушы якты гаилә учагын, гомер көзләренәчә матур итеп саклый белгән Фәймә апа һәм Гайфулла абый. Бәхетләрен алар чит җирләрдә түгел , ә табигате оҗмахка тиң нәни генә Чүкри-Алан авылында табалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: