Хуҗа Хәсәндә кышны озаттылар
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәндә кышны озаттылар

8 март көнне Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә Кышны озату бәйрәме гаҗәеп бәйрәм тамашасына әверелде.

Борынгыдан килгән гореф-га­дәт буенча елның иң салкын фасылы белән саубуллашырга өлкәннәр дә, балалар да җыелды. Туйганчы күңел ачып, кайнар, тәмле коймак белән сыйландылар, уйнадылар, җыр-бию, бәйгеләр көн буе тынмады. Бизәлгән атларда урам әйлә­нү бәйрәмнең иң күңелле мизгеле­нә әйләнде. Бәйрәмне оештыруда Хуҗа Хәсән авыл җирлегенә "Гөбенә" агрофирмасы җитәкчелеге һәм авыл эшмә­кәрләре ярдәм иткән.


Масленица Кышны озату бәйрәме

Нет комментариев