Инглиз телен өйрәтүчеләр
Хәбәрләр

Инглиз телен өйрәтүчеләр

Узган атнаның җомгасында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә районның инглиз теле укытучылары киңәшмәсе үтте.

Район мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре оештырган бу киңәшмә дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә багышланган иде.Укытучылар ачык дәресләрдә катнашты, линг­вистика түгәрәгенә йөрүче укучыларның чыгышын, укучылар төшергән "Казан буенча экскурсия" видеоролигын карады, инглиз телендә әзерләнгән "Татьяна көне" дигән радиотапшыру тыңлады. Түгәрәк өстәл артында узган сөйлә­шүдә сүз чит телдән имтихан тапшыруга әзерлек, фән олимпиадасы йомгаклары, укучыларга инглиз теле буенча тирән белем бирү хакында барды.


инглиз теле укытучылары

Нет комментариев