Алабуга шәһәрендә дүрт көн дәвамында унсигезенче Бөтенроссия Спас ярминкәсе узды.
Без дә шунда булдык, бик күп тамаша кылдык, үзебез дә саттык, сатып та алдык, халыкның күплегенә хәйран калдык.
Быелгы төп чара шәһәрнең ипподром мәйданында үтте. Аның үзәк өлешендә Россиянен төрле төбәкләреннән 700дән артык һөнәрче декоратив-гамәли сәнгать, зәркән, бизәнү әйберләре, милли киемнәр, мамык, агач, күн, пыяла эшләнмәләр, курчаклар, балчык уенчыклар, читекчеләр, тукучылык сәнгате, үзенчәлекле керамика осталары да товарларын тәкъдим итте. Татарстан, Башкортстан, Марий-Эль, Удмуртия, Чувашия, Пермь, Владимир, Киров, Самара, Ульяновск, Чиләбе, Камчатка, Абхазия һәм башка өлкәләрдән катнашучылар бик күп иде. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе, Россиянең танылган хуҗалыкларыннан, Башкорстаннан бал сатучылар, спорт һәм балалар мәйданчыклары, понида йөрү, ипподромда атлар чыгышы, профессиональ артистлар, фольклор коллективлар катнашында концерт булды. Традиция буенча ярминкә кыңгыраулары чыңы астында жырлар, Россия гимны яңгырады.
Исеме еракларга таралган Спас ярминкәсендә без үзебез дә, Кайбыч районы данын яклап, «Кайбыч чәе» маркасы белән җирлегебездә үскән төрле үләннәрдән ясалган брендлы йөзем чәйләрен саттык. Алучылар да табылды, кызыксынучылар да күп булды. Бераз мактанып та куясы килә — товар күп булса да безнеке кебеге беркайда да юк иде. Барысына да бәйнә-бәйнә аңлатып, файдалы үләннәрдән күргәзмә ясап, әзер чимал белән мастер-класслар да күрсәттек.
Әлеге ярминкәгә без Татарстан Республикасының ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый төбәк оешмасы чакыруы белән бардык. Ульянково авылыннан Фәридә Сундурова үзенен алмаз мозаикасы белән ясалган кул эшләнмәләрен, Борындыктан Мәдинә Мингалиева һәм мин оекбашлар, синтетик жепләрдән үрелгән мунчала, бизәкләп бәйләнгән башмаклар һәм инде, алдарак әйтелгәнчә, йөзем чәйләрен тәкъдим иттек. Кунакка күчтәнәчсез бармыйлар. Без дә, татар халкының матур йоласына тугры калып, үзебезне каршы алган, безнең сату нокталарын карап йөргән ТРның ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының рәисе Хәбир Иштирәковка, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевка һәм аның командасына, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина, барлык якташларыбыз исеменнән кайнар сәламнәребезне җиткереп, сувенир тартмаларга салынган "Кайбыч чәй«ләрен бүләк иттек. Үзебез дә мактау сүзләренә күмелдек.
Ярминкә дипломнары белән бүләкләндек. Безнең сату ноктасы матурлык яратучы татар халкына хас булган ак япмалар, кызыл башлы сөлгеләр белән бизәлде, үзебез дә татарча милли киемнәрдән идек. Кунакка барсаң, көлеп бар, матур киемең киеп бар, диләрме әле? Икенче көнне Кайбыч дип язылган футболкалардан йөрдек. Анда да кызыкынучылар табылды.
Арттан ияреп йөреп, «Кайбыч сүзе нәрсәне аңлата?» дип сорап килүчеләр дә булды. Белмәүләре гаҗәп түгел, чөнки ярминкәгә илебезнең төрле төбәкләреннән килүчеләр күп иде. Кайбычыбыз турында матур итеп анлатырга туры килде. Шулай ук, шәһәр мэриясеннән килеп, «Сез кичә безгә бүләк иткән чәйләр ничек ясала ул?» дип өйрәнеп, кызыксынып, кабаттан берничә төрле чәйләребезне алып киттеләр. Кыскасы, бездән дә өйрәнделәр, үзебез дә күп нәрсәләргә өйрәнеп, булган товарны киләчәктә дә, заман таләпләренә туры китереп сату өчен тәжрибә туплап кайттык. Безне бу матур чарага барып кайтырга ярдәм иткән район җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне житкереп, киләчәктә дә тагын шулай тәҗрибә уртаклашып, Кайбычыбызның данын еракларга таратырга насыйп булсын!
Зөбәрҗәт Хәйбуллина,
Борындык авыл җирлегенең
ветераннар советы рәисе
Нет комментариев