Кайбыч полиция бүлегенең ЮХИДИ инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты хәбәр иткәнчә, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар бар әле
Хәбәрләр

Кайбыч полиция бүлегенең ЮХИДИ инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты хәбәр иткәнчә, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар бар әле

Районыбыз юлларында иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны ачыклау максатында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре даими рәвештә рейдларга чыга.

Кайбыч полиция бүлегенең ЮХИДИ инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Илфир Юсупов хәбәр иткәнчә, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар бар әле. Агымдагы елның 13 июнендә ул Иске Тәрбит якларына чираттагы рейдка чыга. Кич белән 22 сәгать 35 минутта Ленин урамында квадроцикл белән идарә иткән ир-егетне туктата. Ул Апас районының Кече Күккүз авылында туып, хәзерге вакытта Олы Кайбыч авылында яшәүче булып чыга. Документларын таләп иткәч, руль артында утыручының транспорт белән идарә итүгә хокук биргән таныклыгы да булмавы ачыклана. Җитмәсә, крадроциклының дәүләт теркәү номерлары да юк. Аралашкан вакытта инспектор аннан спиртлы эчемлек исе килүен сизеп ала һәм махсус прибор ярдәмендә тикшерү үтәргә тәкъдим итә.

Нәтиҗәдә, аның организмында спирт барлыгы раслана. Инспектор аны транспорт белән идарә итүдән читләштерә. Боларның барысы да видеоязмада теркәлеп бара һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясының 3 часте буенча беркетмә төзелә. 

18 июньдә Кече Мәме авылына рейд вакытында 15 сәгать 15 минутта Яшьләр урамындагы 7 йорт янында дәүләт теркәү билгеләре булмаган мопед белән идарә иткән ир-егетне туктата. Документларын сорагач, ул каушап кала, чөнки аның да идарә итү таныклыгы булмый. Өстәвенә, «Алкотектор» пиборы организмында спиртлы эчемлек булуын күрсәтә. Инспектор РФ Административ хокук бозулар кодексының югарыда күрсәтелгән статьясы буенча беркетмә төзергә мәҗбүр була.

Әлеге ике эш тә 2025 елның 24 июнендә Кайбыч районы җәмәгать судында каралды. Җәмәгать судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева әлеге ике кешегә карата ун тәүлеккә административ кулга алу карары чыгара.


Нет комментариев