Кайбычта Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр
Хәбәрләр

Кайбычта Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

Ел саен үткәрелүче бәйрәм медицина хезмәткәрләре: табиблар, шәфкать туташлары, кече персонал һәм бу өлкәгә кагылышы булган башка хезмәткәрләр катнашында кафеда узды.

Район үзәк больницасының баш врачы Гөлнара Сафиуллина, хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, болай диде: «Шагыйрь Булат Окуджава кайчандыр: „Кешелек белән врач идарә итә, шуңа да аны хөрмәт итегез. Дөньяга аваз салган вакытта ул мине беренче тапкыр кулына алды, соңгы сулышымны алганда да ул минем янда булыр“, дип язып калдырган. Медицина хезмәткәренең төп бурычы — халыкның сәламәтлеге турында кайгырту. Без республика һәм район җитәкчелеге ярдәмен тоеп эшлибез, илкүләм проектларны, дәүләт һәм республика программаларын бергә тормышка ашырабыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары, авыруларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуыгызны телим».

Коллективны ел саен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга килүче район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халык сәламәтлеге сагында торучыларга зур хөрмәт белән каравын билгеләп үтте. Ул нәтиҗәле хезмәтләре, һәр пациентка җаваплы караулары өчен район үзәк больницасы, Олы Подберезьедагы табиблык амбулаториясе һәм авыл җирлекләрендәге фельдшер-акушерлык пунктлары коллективларына тирән рәхмәтен белдерде. Тантана барышында алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Сәламәтлек саклау системасындагы тырыш хезмәте өчен хирургия бүлегенең шәфкать туташы Фирдания Хикмәтуллинага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды. Физиотерапия бүлегенең шәфкать туташы Миләүшә Гыйниятуллинага һәм ЭВМ операторы Илнур Курмаевка Татарстан сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде. 

Район башлыгының Мактау кәгазенә лаек булучылар—Бәрлебашы фельдшер-акушерлык пункты мөдире, шәфкать туташы Гөлнара Идрисова, гинекология бүлеге җыештыручысы Гөлнур Миршинова, рентген кабинеты җыештыручысы Резедә Мотыйгуллина, пешекче Алсу Насыйрова, оториноларинголог кабинеты шәфкать туташы Фәнзилә Миңнуллина.

Районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина, медицина хезмәткәрләренә Мактау кәгазьләре тапшырганда, аларның һәрберсе турында җылы сүзләр әйтте, теләкләрен җиткерде: «Участок терапевты Рузилә Харисова бездә әле беренче генә елын эшли. Без аның бөтенләйгә монда калуын телибез. Участок терапевты Евгений Терентьев гаиләсе безгә „Земский доктор“ программасы буенча эшкә биш елга кайткан иде. Килешү вакыты быел төгәлләнә, шуңа да алар бездән китәргә җыена. Әгәр кире уйласалар, без шат кына булачакбыз». Гөлнара Илдусовна Багай фельдшер-акушерлык пункты мөдире Эльмира Уразовага, фельдшер-лаборант Гөлүсә Габитовага, пешекче Гөлия Тимершинага, сестра-хозяйка Гөлгенә Альбековага рәхмәт белдерде. Авыруларны кабул итү бүлеге шәфкать туташы Вәсилә Галиева баш врачның Мактау кәгазе, поликлиника фельдшеры Светлана Хикмәтуллина, гинекология бүлегенең палата шәфкать туташы Ангелина Бикчәнтәева, машина йөртүче Раил Хәйретдинов һәм җыештыручы Гөлнур Андреева баш врачның Рәхмәтенә лаек булды.

Үз эшенең остасына әйләнгән баш врач Гөлнара Сафиуллина адресына да җылы сүзләр еш яңгырады бу көнне. Башта гади врач, соңгы тугыз елда баш врач булып эшләүче Гөлнара Илдусовна кул астында ике йөздән артык кеше хезмәт куя. «Сез — талантлы, акыллы, үз алдына зур максатлар куеп эшләүче, хезмәт коллективы, авырулар өчен җан атып торучы оста җитәкче. Алга таба да зур уңышларга ирешеп эшләвегезне телибез». 

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Кайбычтагы җитәкчесе, врач Айсылу Нигъмәтуллина да хезмәттәшләренә иң җылы теләкләрен җиткерде. 
Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинның медицина хезмәткәрләре бәйрәменә чәчәк бәйләме күтәреп килүен күрү гаҗәп иде. Ул аны Олы Подберезьедагы табиблык амбулаториясе мөдире, фельдшер Галина Туровага бүләк итте. Быел районның тугызынчы һәм унберенче класс укучылары дәүләт имтиханнарын шушы авылдагы мәктәптә тапшырды. Укучыларның сәламәтлеге сагында торган Галина Турова рәхмәт сүзләренә лаек.


Нет комментариев