Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтагы Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар

Картлар һәм инвалидлар интернат йортында бүгенге көндә утыз әби-бабай гомер йомгагын сүтә.

Аларны Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова килде.

- Хәзерге матур тормышыбыз сезнең куллар белән булдырылган. Без сезнең дәвамчыларыгыз, башкарган эшләрегезне дәвам итәбез. Бер түбә астында тату гаилә кебек яшисез. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен, бер-берегезне хөрмәт итеп, дус-тату булып яшәгез, озын гомерләр, ныклы сәламәтлек теләп калам, - диде Альберт Илгизәрович.

Депутат Фәнил Баһаветдинов та җылы теләкләрен җиткерде. Министр урынбасары Рөстәм Шәмиев болай диде.

- Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республикабыз хөкүмәте, шәхсән үз исемемнән биредә яшәүче барлык өлкәннәрне бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм. Бүгенге көндә безнең республикада 970 меңнән артык хезмәткә өлкән кеше яши. Алар республика халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Сезнең район елдан-ел үсә, ныгый. Шуңа күрә өлкәннәр дә киләчәккә өмет белән карый, планнар кора. Картлар һәм инвалидлар- интернат йортына беренче тапкыр гына килүем булсам да, Кайбычта еш булам, - диде Рөстәм Илдарович, бүләкләрен тапшырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев