Казанга керү юлында ике җиңел машина катнашындагы авариядә 20 яшьлек кыз һәлак булган
Хәбәрләр

Казанга керү юлында ике җиңел машина катнашындагы авариядә 20 яшьлек кыз һәлак булган

Җитди юл-транспорты булу сәбәпле, Оренбург трактының бер өлеше ябылган.

Бу хакта шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Видеодан күренгәнчә, бер машина тимер киртәгә килеп бәрелгән һәм бик нык зыян күргән.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте шәһәргә керү юлында булган, биредә 14 нче модельле «Лада» һәм «Гранта» автомобильләре бәрелешкән. «Лада» автомобиле ватылу сәбәпле юл читенә туктаган, шул мизгелдә аңа «Гранта» килеп бәрелгән. «Лада» автомобиленең 20 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.


Нет комментариев