Татарстанда 27 октябрьдә алмашынучан болытлы һава көтелә.
Явым-төшем фаразланмый. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1..-4 градус булды. Көндез максималь температура +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Нет комментариев