Бүген, 28 октябрьдә, Татарстанда моңа кадәр урнашкан коры һәм аномаль җылы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Секундына 3-8 метр тизлектә салмак җил исә.
Салкынча төннән соң (төбәкнең көнбатышында түбән урыннарда температура −4 градуска, көнчыгышта һәм көньякта урыны белән −8 градуска кадәр төште), Татарстанда көндез һава +10..+15 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев