2027 елда Россиядә социаль пособиеләрнең берничә төренең артуы көтелә.

Тиешле үзгәрешләр бюджет проектларында каралган. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр итте.
Парламентарий сүзләренчә, гыйнвар башыннан бердәм пособие күләмен 6,8 процентка арттыру күздә тотыла. Әгәр балалар өчен федераль яшәү минимумы 19 620 сум булса, билгеләнгән ярдәм дәрәҗәсенә карап, айлык түләү 9 810, 14 715 яки 19 620 сумга тигез булачак. Шул ук вакытта конкрет сумма региональ балалар яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә һәм 50, 75 яки 100 процент тәшкил итә.
Йөкле хатын-кызларга түләүләрне билгеләү өчен исәп-хисап тиешле төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Татарстанда 2027 елда бу күрсәткеч 18 740 сум тәшкил итәчәк.
Социаль түләүләрне арттыруның киләсе этабы 2027 елның 1 февраленә планлаштырылган. Депутат аңлатканча, индексация 6,8 процент тәшкил иткәндә, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 28 450,45 сумнан 30 385,08 сумга кадәр артырга мөмкин. Бала карау буенча билгеләнгән минималь түләү аена 10 669,64 сумнан 11 395,18 сумга кадәр артачак. Күрсәтелгән исәпләүләрдә район коэффициентлары исәпкә алынмый. Индексациянең соңгы процентын хөкүмәт 2026 ел нәтиҗәләре буенча инфляциянең факттагы дәрәҗәсен исәпкә алып билгеләячәк.
Үзгәрешләр иминият пособиеләренең максималь күләмнәренә дә кагылачак. Говырин бәяләвенчә, йөклелек һәм бала табу буенча 140 көн дәвам иткән стандарт ял өчен түләүнең иң чик суммасы 1,1 млн сумнан артып китәчәк.
Моннан тыш, бала карау ялы 2027 елда башланачак эшләүче гражданнар өчен максималь айлык пособие 95,5 мең сумнан артык тәшкил итәчәк.
Нет комментариев