Казанда берничә машина катнашында юл-транспорт һәлакәтендә 8 яшьлек бала зыян күргән
Хәбәрләр

Казанда берничә машина катнашында юл-транспорт һәлакәтендә 8 яшьлек бала зыян күргән

Бүген иртән Казанның Универсиада проспектында, Танк боҗрасыннан ерак түгел, биш автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта "Татар-информ«га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Башта 14 нче модель «Лада» KIA автомобиле белән бәрелешкән, шуннан соң Россиядә җитештерелгән машина юл киртәсенә, ә аннары йөк машинасына бәрелгән. Аннары "Лада"ның арткы өлешенә Ford машинасы килеп кергән, ә инде Ford автомобиленә Renault килеп бәрелгән.

Һәлакәттә сигез яшьлек бала зыян күргән. Табиблар аны Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.


Нет комментариев