Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Татарстанның эстрада йолдызлары хәйрия концерты куйды

Халыкара балаларны яклау көнендә Кайбычта узган «Игелек кыл» дип исемләнгән хәйрия концертында зал шыгырым тулы иде, урыннар җитмәгәч, өстәмә урындыклар да куярга туры килде.

Үзенчәлекле, ягъни, авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән оештырылган бу концертта кайбычлыларның мохтаҗларга булышыр­га әзер торулары тагын бер кат күренде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу чараның бик тә кирәкле һәм файдалы булуын әйтеп узды, хәйрияче артистларга тирән рәхмәтен белдерде. 

Хәйрия концертына татар эстрадасының танылган артистлары киләчәге алдан ук билгеле иде инде. Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова аларның һәрберсе белән аерым-аерым сөйләшеп чыккан. 


– Хәзергедәй бөтен нәрсә акчага корылган заманда бер артистның да бушка эшлисе килмидер, әмма әлеге чараның балалар сәламәтлеге хакына үткәрелүен белгәч, берсе дә каршы килмәде, шатланып риза булдылар. Билет сатудан кергән акча физик мөмкинлекләрендә тайпылышлар булган балаларга булышу максатында тотыла, – диде ул. – Бүген без социаль яклау бүлеге, халык­ка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә яңа хәйриячелек проектына старт бирәбез. Мондый хәйрия концерты районыбызда беренче тапкыр гына үткәрелә. Беренчесе, әмма соңгысы булмас.Чара барышында кайбер артистлар балаларга бүләкләр тапшыр­ды, алар билетлар сатудан кергән акчага алынды. 
Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева әйтеп узганча, әлеге бәйрәм, безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнлеген искәртеп, җаваплылыгыбызны барлап тора. 
– Табиблар балаларга куйган куркыныч диагноз еш кына хыялларга, карьера үсешенә нокта куя. Яраткан эшеңнән туктыйсың, гаилә булып булып берләшкән коллективтан да аерыласың – бар тырышлык, көчне авыру бала ала. Моңа дәвалау чыгымнары, берсенә икенчесе ялганган дәвалау курслары өстәлә, –диде ул журналистларга биргән әңгәмәсендә. – Халкыбызда “Яхшылык ит тә, диңгезгә ташла,балык белер, балык белмәсә, халык белер” дигән әйтем бар.Без дә бу сүзләрне исебездә калдырыйк, һәркөн игелекле гамәлләр кылырга,миһербанлы булырга тырышыйк.  Кайчагында кешеләр гади генә игътибарга мохтаҗ. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр. Балалар мәнфәгатьләрен кайгыр­ту, күп балалы гаиләләргә төрле яклап ярдәм күрсәтү юнәлешендә районыбызда шактый күләмле эш башкарыла. Без “Синең файдаңа”, “Наз” хәйрия фондлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Мохтаҗлар язмышына битараф булмаган райондашларыбызга да рәхмәтлебез. 
«Наз» хәйрия фондының Кайбыч районындагы эшчәнлеген чагылдырган, “Рамазан –изге гамәлләр ае” дигән видеоязмада да эшчәнлекләренең киңкыр­лы булуы ачык күренде.Тапшыру  “Россия-1” телеканалында күрсәтелде.
Ә концерт шәп узды. Анда К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, аның кызы – Татарстанның халык артисты Лилия Мәхмүтова (рәсемдә), эстрада йолдызлары Фирзәр Мортазин, Чулпан Йосыпова, Энҗе Шәймурзина, Илсаф, Илназ Минвәлиев, Ильфир Солтанов, Илшат Вәлиев, «Айфара» төркеменнән Алмаз Шәрифуллин, Альбина Бәширова, Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфановалар чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Концертны алып барган Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев көлдерде дә, уйланырга да мәҗбүр итте. 
– Изге ураза айларында узучы әлеге концертка чакыруыгызга рәхмәт. Зур таулар күчермәсәк тә, кемгәдер ярдәм итә алуыбызга шатланабыз. Бүген икенче берәүдә рәхим-шәфкать хисләре уята алу үзе бер бәхет, – диде Илсаф. 
Рамилә Әбләзова әйтеп узганча, хәйрия концертында барлыгы 75 мең сум акча җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Татарстанның эстрада йолдызлары хәйрия концерты куйды

2
X