Бәйрәм алды көннәрендә Кама Тамагы районында укучыларның IX спартакиадасы кысаларында 1997-1998 елгы малайлар командалары катнашында футбол буенча зона ярышлары үтте.
Әлеге ярышта Илнур Хәсәнов җитәкчелегендәге Кайбыч районы җыелма командасы да катнашты. Кискен көрәштә катнашкан алты район командасы арасында якташларыбыз призлы өченче урынны яулады.
Нет комментариев