Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар нинди китап укый?!

    Нәни генә булса да, Син укыган бу китап Аны эшләп бирүгә Көч куелган бихисап. Хәзер инде китапны Тагын бер-ике тапкыр Укып чыгарга тиеш Корректор һәм редактор. Хәреф җыю цехына Бирделәр аны шуннан Син укыган һәр хәреф Коелган кургашыннан. Иң элек туры килде Миңа аны язарга Шуннан соң тапшырдылар Рәсемнәрен ясарга....

    Элек минем кулыма берәр китап тотып утырганны күрсә, әти-әнием шундый шатлана иде. Балам китап укып үсә, янәсе! Ә менә мин баламның китап кибетеннән теләсә кайсы китапны алып укуын теләмәс идем. Чөнки китапны да сайлап укыр заманга җиттек. Үзегездә күрә торгансыздыр, кадерле укучыларыбыз, китап бизнесы хәзер бик алга китте. Шәһәрләрдә күпләп китап кибетләре ачыла, кирәкле китапны шактый гына түбән бәядән интернеттан да заказ биреп алып була. Казанга баргач, үзебез дә еш кына китап кибетләрендә булабыз. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам, кибетләрдәге бөтен китап та вакыт сарыф итеп укырга лаек түгел. Матур тышлы, мавыктыргыч рәсемле китапларның да эчтәлеген сайлап кына укырлык. Аның каравы, китапханәләрдәге китапларны зур байлык дип санарга була. Кайбычның китаплар патшалыгы - үзәк китапханәгә урнашкан. Бу якты, матур китапханәгә керергә бик яратам мин. Бүгенге заман әдәбияты, тарих, фантастика, имтиханнарга әзерләнү өчен ярдәмлек басмалар... Район үзәкләштерелгән китап­ханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә корабыз:
    - Безнең китапханәдә 30 меңнән артык китап бар, балалар китапханәсендә - 17400. Әле күптән түгел генә безгә тагын 734 мең сумлык китап кайтты. Алар арасында Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романының яңа басмасы да бар. Авылларда 28 филиал эшли. Ул китапханәләрдә дә үз эше белән мавыккан китапханәчеләребез хезмәт куя.
    - Гөлия ханым, китапханәләрдә китаплар шактый, анысы бик әйбәт. Интернет заманында яшибез бит, укучыларыгыз күпме?
    - Безнең үзебездә, китап алучылар карточкасы буенча санасаң, 1428 укучыбыз бар. Балалар китапханәсенә бик яратып йөриләр. Колаңгы китапханәсеннән балалар кайтып та тормый бугай. Китапханәче Лилия Федотова нинди генә чаралар үткәрми! Федоровское авылындагы китапханәдә балалар бүлеге ачылды. Безгә һәрбер укучы кадерле! Китап белән кызыксынучы кешеләр шактый Кайбычта. Бу бик шатлыклы хәл.
    - Нинди китапларны күбрәк алалар, бүгенге көн укучысы өчен нинди әсәрләр кызык?
    - Иң популяр авторлар - Зифа Кадыйрова, Габдрахман Әпсәләмов, Рәмзия Габделхакова. Аларның китап­лары кулдан-кулга йөреп укыла. Тарих белән кызыксынучылар, тарихи әдәбият сораучылар да күп.
    - Китапханәчеләр төрле чаралар да оештыра бит әле сезнең...
    - Әйе! Төрле проектларда катнашабыз. Әле менә Мөрәле авылы китапханәсе "Туган җирдә мин бәхетле" дип исемләнгән проект язып грант отты. Ул акчага җирле шагыйрә Асия апа Гыйбадуллинаның шигырьләр китабын бастырып чыгарырга җыеналар. Район оешуга 25 ел тулу уңаеннан төрле чаралар планлаштырабыз, авыл китапханәләре тарихына багышланган альбомнар төзибез. Тагы бер яңалыгыбыз бар: Кече Мәме авылы китапханәсен быел модульле китапханә итеп үзгәртергә җыенабыз.
    - Китапхәнәче апа дигәч, күз алдына гадәттә, аркасына шәл ябынган, зур күзлекле апа килә. Китапханәче булып эшләргә теләүче яшьләр бармы?
    - Элегрәк, халык китаптан йөз чөергән бер мәлдә бәлки шулай булгандыр, тик хәзер китапханәче эше шактый кызыклы хезмәт булып санала. Пенсионерларыбыз аз, күбесенчә яшьләр эшли, аларга балалар бик тартыла. Авыллардагы китапханәләр дә яңарып тора, ремонтлар ясала. Сезнең укучыларны да китапханәләргә чакырабыз! Кызыклы китапларыбыз, зур байлыгыбыз белән танышырга килегез!
    - Рәхмәт, Гөлия ханым, китапханәләр һәрчак яхшы китап һәм актив укучылар белән тулып торсын!
    Бүгенге нерв киеренкелеге заманында сәламәтлек өчен бер зур дәва - тынычлап китап уку, ди белгечләр. Көнгә - 15 минут кына булса да! Димәк, бүгеннән барыбыз да кулына китап ала...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: