Россиядәге Юристлар ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, адвокат һәм нотариаль конторалары белән берлектә гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.
Әлеге чара 9 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында уза. Бу көнне сезне җәмәгатьчелек үзәгендә 8.00-11.00 сәгатьтә нотариус Ирек Гафуров, 11.00-15.00 сәгатьтә адвокат Ильяс Гыйсмәтуллин кабул итә. Телефон: 2-15-41.
Нет комментариев