Җыеннарның икесендә дә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина КФХларга, үз эшләрен башлаучыларга дәүләт ярдәме, район оешма- учреждениеләрендә булган вакантлы эш урыннары турында сөйләде.
Авыл җирлекләре башлыклары Елена Алексеева, Фидаил Нигъмәтҗанов 2024 елда башкарылган эшләренә тукталды, 2025 елга билгеләнгән эш планнары белән таныштырды
Җыенда мәктәп директорлары, ФАП мөдирләре чыгыш ясады. Ике авылда да җыен барышында чыгыш ясаган Айрат Зарипов 2024 елда республика казанышлары белән таныштырды.
Йомгаклау чыгышында Альберт Илгизәрович җирлекләрнең эшчәнлегенә уңай бәя бирде, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан авыл халкына рәхмәт әйтте, халыкны кызыксындарган сорауларга җавап бирде, юбилярларны котлады, җирлекләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
Нет комментариев