Кошман авылыннан Чулпан Гарифуллина: «Чәчәккә тиң дигән мәгънәле, сирәк кушыла торган исемле апамның күңеле дә матур!»
Хәбәрләр

Кошман авылыннан Чулпан Гарифуллина: «Чәчәккә тиң дигән мәгънәле, сирәк кушыла торган исемле апамның күңеле дә матур!»

Cабырлыкның, юмартлыкның һәм моңның тере гәүдәләнеше бармы, дип сорасалар, ике дә уйламыйча, үземнең туган апама төртеп күрсәтер идем. Һәр кыз өчен үрнәк алырдай хатын-кызлар була бит. Күз күрмәгән, якыннан таныш булмаган йолдызлар, артистлар, тагын әллә кемнәр арасыннан эзлисе түгел аларны. Гади, тормышның ямен белеп яшәүче кешеләр арасыннан күзләргә кирәк. Арабызда үрнәкләр күбрәк. Үзем өчен андый кешеләр – әнием һәм аның сеңлесе Гөлсу.

Кечкенәдән Гөлсу апага нинди дә булса исем белән дәшәргә кушалар иде миңа. Йә матур апа, йә алма апа, йә чәчәк апа дип әйтергә кирәк, имеш... Юк, минем аңа үз исеме белән дәшәсем килде. Кабатланырга яратмыйм, аны да кабатларлык кеше юк икәнен төгәл белгәнгә шулай иткәнмен­дер дип уйланам хәзер. Әниемнең сеңлесе баш­каларның матур, алма, чәчәк, тәти апаларына торамени?! Аларны кабатлыймени ул?! Алар аның кебек була аламени?! Гөлсу апа бит ул! Шушы исемгә дөньяның бөтен матурлыгы сыйган ла! Чәчәккә тиң дигән мәгънәле, сирәк кушыла торган исемле ке­шенең күңеле дә шундый. Гәрчә шул күңелне тапларга, бәгырьне катырырга мөм­кин вакыйгаларга шактый юлыкса да, үзгәрмәгән апабыз ул.
Гөлсу апа безгә апа булса да, бертуганнарына кадерле сеңел ул. Аллаһы Тәгалә сынауларны бирми тормады аларга. 12 ел элек җир куенына башта эне­лә­рен (безнең өчен кечкенә абый), озак та үтми әтилә­рен (бабабыз)  озаталар. Ул вакытта миңа биш кенә яшь иде. Энеләренең, әтиләре­нең күз алдында сулып баруларын күреп, алар­ның елашулары, җизнәмнең, дога китабы тотып, бабам ятагына иелгән башы гына хәте­ремә уелып калган. Икесенең дә авырулары зәхмәтле иде шул... Һич көтмәгәндә бер йорттан санаулы көннәрдә ике мәет чыгу үлем белән оч­рашмаган туганнар өчен шактый зур сынау булгандыр.
Шушы хәлләрдән соң әниләренең (тәти әбиебез) аяк-куллары йөрмәс була – паралич суга. Аны тәрбияләү Гөлсу апа һәм җизни җилкәсенә төшә. Калган өч туган исә төп нигезгә ешрак кайтып-китеп йөрер­гә карар кыла. Менә инде 12 ел буе әбиебез апамның тәрбия­сендә яши. Кайчандыр әни­ләре гомер биреп, балаларын тәпи йөрергә, аякка бас­тырырга ярдәм итсә, хәзер исә киресе. Төпчеге  әниләрен җитәкләп йөртә, җитәкләп урынга яткыра һәм башкасы... Әби тарафыннан: “Арыгандыр инде кызым, мине күп­тәннән карый бит”, – дигән сүзләрен еш ишетәм, әмма апамның бу хакта сүз кузгатуын белмим. Зарланырга яратмый, шуңа. Хәрә­кәтсез утыр­ган кешене ка­рауның авырлыгын шул сынауны үз башыннан кичергән кешеләр генә аңлыйдыр...
Ни кызганыч, апама үз баласын тәрбияләп үстерергә насыйп булмый.  Әмма ул үз сабыена бирелергә тиешле җылыны, назны туганнары­ның балаларына тигез өләшә алды. Һәрберебезне үстере­шергә ярдәм итә, шулай итеп, дистәдән артык кыз-улның “әнисе” булып куя ул. Эшкә дә өйрәткән, киңәшләрен дә биргән. Хәзер инде ул үс­тергән кыз-улларның күбесе­нең сабыйлары бар. Гөлсу апа – бу очракта да төп ки­ңәшче.
Канга сеңгән бер га­дә­тебез бар: апа белән җиз­ни­нең туган көннәребезгә ки­лүен зарыгып көтәбез. Балачактан ук шулай булды. Бүген дә, авылга кайтып, бәйрәм оештырсак, кунак булып алар килми калса, нидер җитми, табын тулы булмый төсле. Апаның балаларына бүләк сайлаулары да үзенчәлекле, кемнең нәрсә яратуына карап, төсенә кадәр туры китереп бүләк эзли ул. Теләкләре дә, үзе кебек, җылы була.
Без исә – аңа карата хөрмәтне жәлләмәскә сүз биргән балалар. Әни әйтмеш­ли, безнең өчен Гөлсу ападан да күбрәк кадер-ихтирамга лаек кеше дөньяда юк. Үзенә берни таләп итмичә яраткан кешебез лә ул. Яратуны тел белән генә әйтү дөрес түгел, чын ярату гамәлләр аша күренә. Апабызга карата да чиксез мәхәббәтне һәм хөрмәтне гамәлләребез аша безгә дә күрсәтә алырга насыйп булсын дип телим хә­зер.
Әгәр аның тормыш арбасы башка юлдан китсә, апама сәхнә тормышын юрарлык иде.  Аңа тавыш, моңны Алла­һы Тәгалә жәлләмичә биргән. Хәер, нәселләре моңлы шул: бабам гармун уйный, җыр­лый иде, өлкән абыйлары да  – җыр-моңга сәләтле кеше. Гөлсу апаның җырламыйча торган бер көне түгел,  сәгате дә юк. Ашарга пешерәме, кер эләме, утырып кына торамы – гел моңлана ул. Яшьлегендә апам авыл мәдәният йорты сәхнәләрендә еш чыгыш ясаган, хәзер инде кеше алдына чыгып җырламый. Шулай да мәҗлесләрдә, аның сәләтле булуын белгән кешеләр кат-кат сорап җырлата үзен. Ту­ган-тумачаларның, дус-иш­ләрнең туй, туган көннәре аның җырлы котлавыннан башка узмый. Җыр-моңны аңлый торган, нечкә күңелле кеше булганга күрә, үзем җыр түгәрәгенә йөргән вакытларымда да төп киңәшчем шул апам иде.
Аш-суга осталыгы да юк түгел, кулларыннан барчабыз куана. Безнең тау ягына хас булган юканы, бә­леш­ләр­не  аннан да остарак пешер­гән кеше күргәнем юк әле. Апам булганга гына мактавым түгел, аның ри­зык­ларын авыз иткән кеше­ләрдән ишет­­кән сүзләргә таянып әйтә алам моны.  Аш-су бүл­мәсендә кайнашканда телен­дә гел бер сүз апам­ның: “Тәм­ле булсын, татлы булсын, йө­рәккә ятышлы булсын!” Шул сүзләргә бисмилласын кушып әйткәнгә дә ул пешергән ризыклар уңа­дыр кебек.  
“Үземә дә бала үстерәсе, үземә дә әни буласы”, – дигән җыр сүзләрен тыңлаганда, уйланып куям. Әни һәм Гөлсу апабызга аз гына булса да охшармынмы икән? Чын гаилә җанлы кеше булырга теләсәң, тырышырга кирәк. Яшь буын баласы буларак, иркә кочакта үскәнгәме, алар­га хас сабырлык миңа җитми әле. Әмма күз алдымда шундый үрнәкләр булганда, монысын гына төзәтергә мөмкин.

Чулпан Гарифуллина, Кошман – Казан. "Ватаным Татарстан" газетасы


Нет комментариев