Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасы «Бала — төп пассажир!» профилактик чарасына кушылды
Хәбәрләр

Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасы «Бала — төп пассажир!» профилактик чарасына кушылды

14 −24 июльдә республикада, шул исәптән Кайбыч районында да, «Бала — төп пассажир!» дигән профилактик чара үтә.

Аның максаты — ата-аналарның игътибарын пассажир балаларның куркынычсызлыгы проблемасына җәлеп итү, аларны юлда йөртү белән бәйле кагыйдәләрне бозуга юл куймау. Бу чарага Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасы да кушылды. 

Юл куркынычсызлыгы проблемасы һәрвакыт актуаль булып кала бирә. Автомобиль салонында иң мөһим пассажирлар — балалар. Аларны йөртү һәрвакыт зур җаваплылык сорый. Ата-аналар кайвакыт балаларын махсус утыргычларга утыртмыйлар һәм куркынычсызлык каешларын кулланмыйлар. Бу еш кына, юл-транспорт һәлакәтләре вакытында фаҗигагә мөмкин. 

Бәхеткә, бакчабызда үткән профилактик чара барышында безнең балаларның әти-әниләре арасында андыйлар очрамады. Барысы да сабыйларын махсус креслога утыртып, куркынычсызлык каешларын эләктергән иде. Бакчага килүчеләрне иртән капка янында ук каршы алып, әти-әниләр белән әңгәмә үткәрелде. Аларга сабыйларын автомобильдә йөрткәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләр язылган белешмәлекләр тараттык. 

— Балалар әти-әниләргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан амәнәт итеп бирелгән. Без аларның сәламәтлеге, тәрбиясе һәм иминлеге өчен җаваплы. Шуны истә тотып, Зәйнәп кызым һәм Сәгыйть улым белән балалар бакчасына барганда, гомумән, кая гына юл тотсак та, аларны махсус утыргычларга утыртабыз һәм саклык каешларын эләктерәбез, — диде Динә Сайранова.

Олы Урсакта яшәүче Айсылу һәм Илһам Кәримовлар кызлары Сәфинәне безнең «Тиенкәй» балалар бакчасына йөртә. 

— Без дә бала иминлегенә җитди карыйбыз, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтибез. Кая гына барсак та — кибеткәме, балалар бакчасынамы, күрше авылгамы — кызыбызны гел автокреслода йөртәбез, каешны эләктерергә онытмыйбыз, — диде Айсылу. 
һәр баланың үсеш үзенчәлекләре төрле. Махсус кресло сабыйның буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш. Иң яхшысы — аны сатып алганда, кибеткә баланы да алып бару һәм аны утыргычка утыртып карау. 

Диләрә Насретдинова, «Тиенкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе


Нет комментариев