Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәдәният йортын нишләтергә җыеналар?

    Олы Кайбыч авылындагы мәдәният йорты болай да хан сарае кебек матур, заманча дизайн белән бизәлгән иде инде.

    Кышкы салкыннарда туңып утырасы түгел, җылы, якты, артистлар да тирләп-пешеп чыгыш ясый, балаларга сәнгать белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әмма җитешмәгән бер ягы бар: 150 урынлы гына, район үзәге өчен бик кечкенә. Район, зона, республика күләмендә төрле чаралар үткәргәндә бу аеруча нык сизелә. Өстәвенә, быел мартта монда балалар һәм яшьләр яртып өлгергән "Йолдызлык" фестиваленең зона туры да узачак. Беләсезме, җиде районнан күпме бала киләчәк?! Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәдәният йортын зурайту җаен һәм республикадан акчасын тапты, бүген анда тулы көчкә ремонт эшләре бара.

    Хәзер тамаша залын танырлык та түгел: бөтен урындыкларны чыгарганнар, идәннәрне кубарып атканнар, дискотека залы белән ике арадагы стенаны җимергәннәр. Ремонтка Кайбычта шактый күп төзелешләр алып барып сыналган Казандагы оешма алынган. Эшчеләр бригадасы нигездә үзебезнең җирлектә яшәүчеләрдән төзелгән. Алар без барганда яңа идән җәю белән мәшгуль иде. Төзүчеләргә таләпләр зурдан куела.

    - Төзелеш материалларын вакытында китереп торалар, эштә тоткарлыклар юк, шуңа да объект билгеләнгән вакытта тапшырылыр дип ышанабыз, - диде эшчеләрнең берсе Искәндәр Мәрдәншин.

    - Мәдәният йортын үзгәртеп коруны февральнең унына кадәр төгәлләү бурычы куелды. Шул вакыт эчендә идәнен яңадан түшәү, тамаша залын зурайту яңа урындыклар, башка төрле җиһазлар урнаштыру бурычы куела, - диде башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш эшләре һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: