Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм тормыш иптәшләре белән очрашты

Олы Кайбыч мәдәният йортында узган әлеге чарада авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар советлары рәисләре, төрле ведомстволарның җитәкчеләре дә катнашты.

Әниләр көне алдыннан үткән әлеге очрашу махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атларның якыннарының хәлен белешү, проблемаларын ачыклап, аларны хәл итү юлларын эзләү максатыннан оештырылды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да игътибар белән тыңларга әзер булуын белдерде.

Ватан сагына баскан ир-егетләребезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Алар — безнең дә, сезнең дә балаларыгыз. Минем өчен барысы да кадерле. Кызганыч, хәрби операция югалтуларсыз гына бармый. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә, яшәргә кирәк, — диде Альберт Илгизәрович. — Улларыгыз, ирләрегез өйләрегездән еракта, аларның исән-сау кайтуларын теләп торыйк. Һәр авыл җирлегенә билгеләнгән кураторлар бар. Аларга да, җирлек башлыкларына да, шәхсән үземә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Бүген без бер-беребез белән аралашып, борчыган сорауларны уртага салып сөйләшергә дип җыелдык.

Очрашуга килүчеләр якыннарына кирәк-яраклар алу, куратор билгеләү, түләүләр, газ кертү турындагы һәм башка сорауларга җавап алдылар.
Кайтыр алдыннан һәрберсенә күчтәнәчләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев