Ришвәтчелек – яман чир кебек
Хәбәрләр

Ришвәтчелек – яман чир кебек

Мөрәле төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Без коррупциягә каршы!" дигән шигарь астында атналык булып узган.

Атналык дәвамында һәр сыйныфта да класс сәгатьлә­ре үткәрелгән, инша, шигырь конкурсында балалар бик теләп катнашкан. Укытучылары белән берлектә алар ришвәтчелек темасына интернет челтәреннән материаллар туплап, китаплардан файдаланып, плакатлар ясаган. Аларда укучылар "Илебезне коррупция чиреннән бергәләшеп дәвалыйк!" дип, барлык яшьтәш­ләренә дә мөрәҗәгать итә.


“Без коррупциягә каршы!” дигән шигарь астында атналык

Нет комментариев