Бүген Татарстанда дымлы һәм тотрыксыз, әмма шактый җылы һава торышы көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге бу хакта хәбәр итте.
Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Чагыштырмача коры төннән соң көндез урыны белән яңгыр явачак. Иртән кайбер районнарда элек төшкән томан сакланачак.
4-9 м/с көчле көньяк-көнбатыш җиле вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк.
Салкын төннән соң Татарстанда һава көндез +16...+21 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +16...+18 градуска кадәр генә).
Нет комментариев