Татарстанлыларны ноябрьдә өстәмә ял көне көтә
Хәбәрләр

Татарстанлыларны ноябрьдә өстәмә ял көне көтә

Ноябрьдә Татарстан халкы башка Россиялеләргә караганда күбрәк ял итәчәк.

Федераль җитештерү календаре буенча, ноябрьдә 20 эш көне һәм 10 ял көне булачак. Шуларның тугызы — шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Моннан тыш, Халыклар бердәмлеге көне — 4 ноябрь дә ял көне була.

Татарстан халкы исә шулай ук 6 ноябрьдә дә ял итәчәк. Бу көнне Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Димәк, республика халкы ноябрьдә 11 көн ял итәчәк. Моннан тыш, бәйрәм алдыннан килүче көннәрдә — 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.


Нет комментариев