Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Тел – акылның баскычы

    Халыкара туган тел көне уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә төрле чаралар оештырылды.

    Кайбычка Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан филология фәннәре докторы, профессор Дәрия Рамазанова, филология фәннәре кандидаты, доцент Зәйтүнә Исхакова да килде. Алар Олы Кайбыч, Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү, Кошман төп мәктәпләрендә туган телебезне саклау буенча уздырылган ачык дәресләрдә катнашты, викторина, бәйгеләр, музыкаль чараларны карады, мәктәпләрнең телебезне саклау буенча алып барылган эшчәнлеге белән танышты. Тел галимнәре Кайбыч укучыларының туган телебезне белүенә уңай бәя куйды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: