Турминскийда федераль каналлар ник күрсәтмәгән?
Хәбәрләр

Турминскийда федераль каналлар ник күрсәтмәгән?

10 мартта Турминский авылында цифрлы телевидение каналлары күрсәтми башлый. Белгечләр моның сәбәпләрен тикшергән вакытта гаепнең авылдан өч чакрым ераклыкта урнашкан телевышкадагы янгын нәтиҗәсендә булуын раслый.

Телевышка төбендә урнашкан җиһаз белән тимер контейнерның эче янып беткән була. Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре янгынның сәбәбен электрдан чыккан булуын хәбәр итте. Телевышканы тиз арада ремонтладылар, авыл халкы да яраткан тапшыруларын карый башлады.


Турминскийда федераль каналлар ник күрсәтмәгән?

Нет комментариев