Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Тышкы кыяфәте үзгәрә

    Татарстан Этил спирты җитештерү һәм алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнеше һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Кайбычтагы әйдәүче белгеч-эксперт Анна Гыйләҗева хәбәр иткәнчә, 2014 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә җитештерелүче алкоголь продукциясенә федераль махсус маркаларның тышкы кыяфәте һәм бизәлеше үзгәрә.

    Иске үрнәктәге федераль махсус маркалы алкоголь продукциясен сату бу елның 1 гыйнварыннан тыела. Федераль махсус маркаларның гомуми кыяфәте һәм тасвирламасы белән "Росалкогольрегулирование" сайтының "Федеральные специальные марки" бүлегендә танышырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: