Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Зур Тәрбит авылында Троица бәйрәме хөрмәтенә ярминкә булачак

    23 июньдә Зур Тәрбит авылында Троица бәйрәме хөрмәтенә зур ярминкә үткәрелә.

    Әлеге ярминкә авылга нигез салынуның 400 еллыгы һәм Казан губернасы губернаторының Зур Тәрбиттә ярминкәләр үткәрү турындагы указы дөнья күрүгә 100 ел тулу уңаеннан уздырыла. Зур Тәрбиттә ярминкә­ләрнең күптән үткәрелгәне юк иде инде. Бу көнне сәүдә гөрләячәк, үзешчән cәнгать осталары концерт куя, карусель эшли. 22 июньдә биредә 70-80 нче еллар җырларыннан дискотека уза. Ярминкәдән репортаж газетабызның киләсе санында басыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: