Хәбәрләр

1 ноябрь – Суд приставлары көне

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Федераль суд приставлары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлый:

"Суд приставлары эшчәнлеге районның социаль-икътисади хәленә турыдан-туры йогынты ясый. Әлеге хезмәт оешкан еллардан башлап, законнар үтәлешен камилләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелде. Суд системасының нәтиҗәле эшләве суд приставлары хезмәтенә турыдан-туры бәйле. Чөнки нәкъ менә алар законнар үтәлешен тәэмин итә, ә законның көче - аның гамәлгә ашырылуында. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кайнар котлап, район суд приставлары коллективына хезмәт уңышлары, гаилә бәхете телим " .


1 ноябрь – Суд приставлары көне

Нет комментариев