Көчле кар яуганда һәм суык көннәрдә машина йөртүчеләргә автомобильне әзерләүгә, аны чистартуга һәм кышкы юлларда сак йөрүгә аерым игътибар бирергә кирәк.
Бу хакта автоэксперт Дмитрий Попов белдерә.
Аның сүзләренчә, автомобильне кышын эксплуатацияләү өч төп моментны үз эченә ала: салкыннарга әзерләнү, кар һәм боздан чистарту, шулай ук катлаулы һава шартларында машина йөртү үзенчәлекләре.
Попов алдан ук катмый торган сыеклыклар сатып алырга, ә кирәк булганда машинаны җир асты парковкаларында җылытырга киңәш итә. Ул билгеләп үткәнчә, −15 градустан түбәнрәк булганда кайбер автомобильләр, бигрәк тә Кытайда җитештерелгәннәрнең ишекләре бикләнеп калырга мөмкин. Мондый очракларда эксперт ачуны пассажир ишегеннән башларга киңәш итә.
Автоэксперт ассызыклаганча, тәрәзә пыялаларын гына түгел, автомобиль түбәсен дә җентекләп чистартырга кирәк.
Моннан тыш, буксирлау тросы һәм кар көртләреннән чыгу өчен тәгәрәп китүләргә каршы пластиналар булдыру тәкъдим ителә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев