10 апрельдә мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.
Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстанның шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башлана һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итә. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак.
Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә. Кайбыч районы мәчетләрендә гает намазы иртәнге 5:30 сәгатьтә укылачак. Барлык ир-егетләрне дә бәйрәм намазына чакырып калабыз.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Ураза гаетенең интернеттагы трансляциясен «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.
Нет комментариев