Башкала халкы кайбычлылар продукциясен яратып ала
Хәбәрләр

Башкала халкы кайбычлылар продукциясен яратып ала

Узган атнаның шимбәсендә районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казан шәһәренең Яңа Савин районында ярминкәдә катнашты.

Сәүдә рәтләре белән танышып йөргән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кайбычлыларның ярминкәгә югары әзерлек белән килүенә рәхмәтен белдерде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ярминкәгә районнан барлыгы 15 машинада товар - ит, сөт, бәрәңге, кишер, суган, төрле ярмалар, иген төяп бардылар. Барлыгы 1 миллион 600 мең сумлык товар сатылуы сәүдәнең гөрләп баруы турында сөйли.


Башкала халкы кайбычлылар продукциясен яратып ала

Нет комментариев