Чәршәмбе көнне Кошман мәдәният йортында "Бәләкәч туе" дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.
Сәхнәгә 2011 елда сабый балалары дөньяга килгән гаиләләр чакырылды, алар үзләренең гаилә тарихы, балалары турында сөйләде. Очрашу җыр-шигырьләр, спектакльдән күренешләр белән үрелеп барды. (Бәйрәм турында тулырак газетаның киләсе саныннан укый алырсыз).
Нет комментариев